Балтачта мәктәп ашханәләре эшен бәһалаганнар

22 Октябрь, 2019 - 12:00

Иске Балтачта "Яшь Гвардия”  иҗтимагый оешмасы активистлары мәктәпләр ашханәләре эше мониторингын үткәрә.

"Яшь Гвардия" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе активистлары Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбенең ашханәсе эшен тикшергән. Мониторинг барышында "Яшь Гвардия " ашханә бүлмәләренең торышын, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәлешен, туклану ничек оештырылуын, технологик җиһазлар, савыт-саба торышын, бракераж журналы ничек алып барылуына һәм башка бик күп мәсьәләләргә игътибар иткән.

Нәтиҗәләр яхшы. Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбендә гомум туклануны оештыру барышында тупас хокук бозулар ачыкланмаган.

Чыганак.