Балтач районыда Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу юбилеен билгеләделәр

21 Октябрь, 2019 - 15:00

Балтач районы мәдәният, мәгариф учреждениеләрендә Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган  төрле чаралар узды.

Башкорт халкының бөек улы Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу юбилеен  бөтен Республикада билгеләделәр. Халык шагыйре, прозаик, драматург, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое - аның исеме Башкортстанда гына түгел, бөтен ил буенча һәм аннан читтә дә билгеле. Аның шигырьләре һәм поэмалары, повестьлары һәм пьесалары - гаҗәеп дөнья!

Данлыклы шәхеснең олы юбилее алдыннан Балтач районы мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә, мәдәният йортларында һәм клубларында төрле конкурслар һәм кичәләр, күргәзмәләр һәм презентацияләр, Мостай укулары, аның әсәрләрен уку флешмоблары, акцияләр һәм бергәләп фильмнар карау оештырылды. Чөнки аның әсәрләре, шигырьләре, повестьлары, хикәяләре яктылык, игелек һәм кешеләргә мәхәббәт белән сугарылган.

Мостай Кәрим башкорт, Русия, дөнья әдәбияты  классигына әверелде. Аның турында хәтер буыннан-буынга тапшырылачак әле.

Чыганак.