Балтачта бәйге эте сыерга ташланган

Иске Балтачта кичә көтүдән кайтып килгән  бер сыер бәйге эте тешләреннән зыян күрде.

Бәйге этләренең  кешеләргә һөҗүм итү очраклары турында хәбәрдарлык чараларында бәян итеп торалар.  Күпчелек мондый хәлләр шәһәрләрдә теркәлә.  Ә ул бәйге этләренең нинди генә токымнары юк. Сурәтен генә күрсәң дә котың алынырлык.  Ә ул һөҗүм итсә...  Андый эт килеп ябышса, кеше исән калмаска да мөмкин. Чөнки ул корбанын өзгәләп үтерми торып туктамый.  Күп очракта, корбанына ябышкач, андый этләр хәтта хуҗасы командасына да буйсынмый.  Чөнки  мондый токымдагы этләр атап бәйге өчен чыгарылган. Юк, узыш, җитезлек сынау ярышлары өчен түгел. Сугышу өчен. Этләр сугышы тамашасын да оештыралар кайбер җирләрдә.  Ләкин кансызлыктан ләззәт алу кирәкме икән ул?

Питбультерьер  шундый  эт токымнарының берсе.  Хәер бәйге этләрен асрау өчен аерым кагыйдәләр язылган. Чөнки алар хәвеф салу ихтималы булган объект булып исәпләнә.  Бәйге этен асрауны,   утлы коралга рөхсәт алган кебек,  лицензия белән генә рөхсә итү турында да сүз бара.   Андый этне бала-чагага гына ышандырып урамда йөртү тыела.  Шулай ук  исерек хәлдәге хуҗага да питбультерьер кебек этен алып урамга чыгарга ярамый.

Бәйге эте тирә-юнь өчен никадәр хәвефле икәнлегенә мин 19 октябрь кичендә булган хәлне күргәннән соң инандым.

Кичке сәгатьләр. Эңгер-меңгер вакыты җитеп килә. Энергетиклар урамы юлына асфальт салучылар эштән туктаман эле.  Бермәлне юл эшчеләре эшләрен ташлап нидер күзәтерә тотындылар.  Карасам, урамнан маллар көтүе кайтып килә.  Ә анда бер   сыерга  эт ябышкан. Маллар үрле-кырлы сикереп чабалар.

—Надо же, бу питбультерьер. Андый этне  вольерда гына асрыйлар да инде, — ди юл эшчеләренең берсе,  эт тешләреннән зыян күргән сыерны кызганып.

Эт    Энергетиклар урамындагы бер  йорттан чыгып сыерга  ташланган.  ЗооТВ каналында арыслан буйволга ябышкан күренештәге сыман. Эт сыерның муеныннан  тешләп алган да ычкындырмый.  Аны егарга маташа. Кан сибелә.  Сыер мөгердәп-мөгердәп чаба. Алар артыннан этнең хуҗасы йөгерә. Этне муенсасыннан тартып ычкындырмакчы, ләкин тегесе буйсынмый. Шулай, ким дигәндә, 300-400 метр ара уздылар.  Хуҗасы, этнең өстенә атланып алып,  сыердан  көчкә ычкындырып ала алды.

Калганын сөйләп тору кирәкмәс тә. Чөнки питбультерьерга хуҗасыннан да, җуҗабикәдән дә өлеш эләкте эләгүен.  Тик моның белән  генэ эт аңлыймы соң?  Ул хайван да инде. Инстинктын беркайчан да югалтмый. Өстәвенә, ул инде кан исен сизде. Димәк, мондый хәлнең тагын да кабатлануы ихтимал. Ә бит сыер урынында кеше булырга да мөмкин иде бит бу очракта.  Урамнан сыерлар гына йөреми бит...

Мондый хәлне күрәннән соң, андый этне авылда асрау ник кирәк икән,  дигән сорау туа.