Балтач районы башлыгы хуҗалыгы хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрикләде

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев  районның хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары һөнәри бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез – Русия  юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән ихлас котлауларны кабул итегез! Яхшы юлллар— җирлекнең  перспективаларын, киләчәкле булуын күрсәтә. Балтач районы үсеш юлындагы  район, димәк, юлчыларның эшләре һәрвакыт күп булачак! Һөнәрегезгә тугрылык күрсәткәнегез һәм үз эшенә җаваплылык күрсәткәнегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Билгеле , юллар бик авыр тема һәм сезнең  тамакта ел эйләнәсенә эш тукталып тормый.  Һәм сез үз эшегене, нинди һава торышы булуга карамастан, җаваплылык тоеп башкарасыз.

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, сезгә нык сәламәтлек, заманча һәм төзек юл челтәрен булдыру буенча авыр эшегездә уңышлар, тотрыклылык һәм иминлек, күтәренке кәеф һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим.