Балтач районы юл хуҗалыгы эшчеләре ел әйләнәсенә хезмәтнең уртасында

Бүген, 20  октябрь көнне,  Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре   үзләренең  һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Балтач  юл төзү һәм ремонтлау идарәсе районда  автомобиль юлларын  хезмәтләндерә  торган  төп эксплуатация участогының берсе.

Балтач районы җирлегендә автомобиль  юллары йөзләрчә километрларга сузылган.  Тармак хезмәткәрләре аларны ел әйләнәсенә   төзек тоту эшләре  белән мәшгуль.

Юл салу һәм ремонтлау эшләренең  иң  кызу чоры  җәй айларына туры килә.  Ә быел җәй айлары явымлы килде.

— Агымдагы чорда  юлларда ремонт төзү фронтындагы эшләре  табигатьнең авыр шартларында барды.  Һава шартлары сынауларына карамастан, планлаштырылган барлык эшләрне дә үтәп чыкатык,— ди район юл төзү һәм ремонтлау идарәсе начальнигы Флүр Акберов, ел агымында башкарылган эшләрне билгеләп.

Юлларны карау буенча комплекслы эш алып барыла..  Яз көннәрендә җылы һава шартлары урнашу белән хезмәткәрләр юллардагы чокырларны тигезләргә тотына. Юл буенда үскән  агач-куакларны  кисү, полотно читендәге үләннәрне чабу, юл билгеләрен яңарту һәм урнаштыру, чокырларны тигезләү, асфальт катламында ярылган урыннарны ямау   эшләре яздан алып көзгә кадәр тукталып тормый.

Борай-Иске Балтач-Куеда юнәлешендә идарә хезмәткәрләре  авторассаның  ике участогында быел идарә хезмәткәрләре ремонт эшләре башкарды.  Трассаның 38,6—39,8 һәм 53,1—54,9 километрлары арасында, гомум  күләме  бер километр озынлыкта асфальт катламын яңарттылар. Иске Балтач—Аскын юнәлешендә  юлның 6,8—8,8 километрлары участогында да шул ук фронтта эш җәелдерелде. Әлегә бер километр озынлыкта  юлда асфальт-бетон катламы ремонтланган.  Шулай ук район үзәгендә идарә хезмәткәрләре тырышлыгы белән  Комсомол урамындагы 114, 116 санлы  күпфатирлы йортлар ихаталары, хәрби комиссариат алдындагы мәйданчык  асфальтланган.

Юлларны төзек тоту фронтында  Шәвьяды—Тутагач авыллары арасында юлның, Иске Балтач—Югары Карыш юлының  Югары Янактай өлешендә полотно өслеген яңартканнар.  Болардан тыш шуный ук эшләр Сәйтәк—Яңа Кизгән, Югары Кансөяр—Тучыбай,  Иске Каргалы—Тучыбай,  Иске Уразай Иске Тимкә,  Иске Балтач—Көндәшле юлының Иске Уразай авылындагы участогында башкарылган.

Әлеге вакытта юл хуҗалыгы хезмәткәрләре кышкы чорда әзерләнә.  Юллар таулы участоклардан үткән урыннарда  тоз катнаш ком салынган тартмалар урнаштыра.  Кышкы чорда юллар торышын тәэмин итәчәк техника ремонты белән шөгыльләнәләр.  Юлларда бозлавык булдырмас өчен, кыш көннәрдә, полотно өстенә сибү максатларында  тоз катнаш комташ туплау эшләре бара.

Форсаттан файдаланып, район юл төзү һәм ремонтлау идарәсенең  барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән  тәбрик итәбез. Юлларны һәрвакыт төзек тоту фронтындагы эшләрендә сабырлык, уңышлар телибез