Иске Балтачта “Призывник көне” узды

18 Октябрь, 2019 - 12:00

Бүген, 18 октябрь көнне, Иске Балтачта егетләрене Кораллы Көчләр сафларына  чакыруның көзге кампаниясе алдыннан,  “Призывник көне узды”.

Егетләр  «Яшьлек» физкультура-сәламәтләндерү  комплексына җыелдылар.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга сәламләү сүзе һәм изге теләкләр белән муниципаль район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар белән эшләү буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Лилия Хөсәенова мөрәҗәгать итте.

—Армия хезмәте  патриотизм,  җаваплылык һәм батырлык кебек иң яхшы кешелек сыйфатларын формалаштыру мәктәбе булуын ассызыклый. Мондый сыйфатлар һәр  егетнең тормышында таяныч булсын,--диде ул  армия хезмәтенә алыначак егетлрнең  антларына тугры калып, уңышлы хезмәт итеп кайтуларын теләп.

Тәтешле һәм Балтач районнары Хәрби комиссары Ансар Арсланов  үзенең чыгышында армиядә хезмәт итү һәр  ир – егетнең мактаулы бурычы булуын билгеләп үтте. Башкортстан Республикасы сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының Балтач иҗтимагый оешмасы рәисе Гали Сәрвәтдинов  армиягә чакырылучыларга лаеклы хәрби хезмәт, яхшы һәм тугры сугышчан иптәшләр табуларын, уңышлар теләде.

Бәйрәм чарасы барышында Балтач мәдәният йорты солистлары башкаруында тематик җырлар яңгырады, ә «Романтик» яшүсмерләр клубының бию коллективы балаларны һәм чакырылган кунакларны дәртле биюләр белән шатландырды.