Балтач районы терлекчеләре кышкы режимда эшли башлады

Район терлекчеләре агымдагы чорда 10815 тонна сөт җитештергән. Бүген, 18 октябрь көнне,  терлекчелек тармагын кышкы режимга күчерү мәсьәләсе район киңәшмәсендә тикшерелде.

Көзнең соңгы аена керергә санаулы гына көннәр калды. Халыкта бу чорны “кара көз” дип атыйлар.   Ә терлекчелек тармагында кышкы режимдагы эш календарьдагы кыштан иртәрәк башлана.

Баксаң, әле аяк астында яшел үлән дә бар. Берәүләрдә, малларны ник көтүлекләрдә йөртмәскә,  дигән фикер туа. Ләкин белгечләр, билгеләвенчә, көзнең салкын, аяк асты пычрак көннәрендә малларны көтүләү терлекнең энергиясен генә “яндыра”. Ә бу үз чиратында продуктивлыкны киметүгә китерә.

Моны аңлаган хуҗалыклар инде күптән  сөтчелек тармагын кышкы эш режимына күчерде. Районның күпчелек хуҗалыкларында маллар 1 октябрьгә җәйләүләрдән фермаларга кайтарылды.

Нәкъ менә шул күчү чорында, кышкы  шартларда терлекчелек продукциясе җитештерү мәсьәләләре район киңәшмәсендә тикшерелә. Шул ук киңәшмәдә терлекчеләрнең тугыз айлык эшчәнлегенә йомгак ясыйлар.

--Быел безнең авыл хуҗалыгы тармагында “Терлекчелек елы” дип игълан ителгән иде.  Уңышларыбыз бар. Әлеге вакытта сөтчелек тармагында көнлек тулай продукция күләме былтыргы күрсәткечтән алты тоннага күбрәк.  Район хуҗалыкларында дүрт йөздән артык баш токымлы маллар сатып алынды.  Ике хуҗалыкта яңа фермалар төзү эшен башлап җибәрдек. Ел дәвамында алты эшкуар “Агростартап” һәм табыш китерү проектлары программалары буенча дәүләт ярдәме алдылар. Районда терлекчелек тармагының киләчәге бар,--диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, киңәшмәдә ясаган чыгышында.

Киңәшмәдә катнашкан Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы  Министрлыгының Терлекчелекк бүлеге начальнигы Юлия Кириллова Балтач районы терлекчелеренең эшеннән канәгать булуын белдерде.

—Терлекчеләрнең дәүләт ярдәме тоюы яхшы күренеш.  Эшлим дигән авыл кешесенә ярдәм арытабан да күрсәтеләчәк. Димәк, Республика Хөкүмәте куйган максатлар тормышка ашырылачагына шик юк.  Ә Респубика Башлыгы  сөт җитештерү күләмен ике тапкыр арттыру бурычы куя. Шулай ук итчелек тармагын үстерү юнәлешендә дә бурычлар билгеләнгән,—диде башкала кунагы,  алда торган эшләргә басым ясап.

Район хуҗалыклары агымдагы чорда 287 миллион сумлык  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән. Терлекчелек тармагы нәтиҗәләренә килгәндә,  район буенча 10815 тонна сөт савып алынган. Һәр сыер исәбенә 3836 килограмм тәшкил итә бу.  Барлыгы 2656 тонна ит җитештерелгән. Тулай җитештерелгән итнең 83 проценты “Мичуринский” җәмгыятенең  Балтач дуңгызчылык комплексы өлешенә туры килә. Кышкы чорда терлекчелек продукциясе җитештерүне тәэмин итү өчен  шартлы бер баш мал исәбенә 35,7 центнер азык бәрәмлеге запасы булдырылган.

Башкортстан  Авыл хуҗалыгы гыйлми тикшеренү институты белгече Фәнүс Шәгалиев билгеләвенчә, бу күрсәткеч югарырак булса яхшы. Гомумән, токымлы маллар сатып алыр алдыннан хуҗалыкта ныклы нигез булдыру кирәк.  Бу исә, заманча фермалар, әзерлекле кадрлар һәм ныклы азык базасы.  Хәзер фермаларда продуктивлыгы югары булган токымлы терлекләрне файдалануга басым ясала.  Алар продукцияне күп бирә, шул исәптән, терлек азыгын да күбрәк файдаланалар.  Рацонны,  бер килограмм сөткә 0,5 килограмм азык берәмлеге файдаланылуын исәпкә түгел , ә 100-120 грамм күләмендә үзләштерелүчән протеин сарыф ителүен нигезгә алып төзергә кирәк.

Киңәшмәдә район хуҗалыкларының район бюджетын ныгытуга керткән өлеше туроында да сүз барды. Территориаль финанс идарәсе началҗнигы Алҗбирт Хәмитов билгеләвенчә, салымнар түләү мәсьәләсенә хуҗалыклар бик үк җаваплы карамый.  Мәсәлән, район җирлегендә яшәүче физик берәмлекләр  7,7 миллион сум күләмендә җир һәм милек салымы түләсә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча бу күрсәткеч өч миллион сумнан артыграк тәшкил итә.  Шулай ук хуҗалыкларның 810 мең сум күләмендә аренда түләве буенча бурычлары бар.  Түләнгән бердәм авыл хуҗалыгы салымы күләменә килгәндә, зур булмаган “Бәләгытдинов индивидуаль предприятиесе” аны 15 мең сум күләмендә түләгән. Ә эрерәк кайбер хуҗалыкларның түләгән суммасы  моңардан түбәнрәк.  Салымнар түләү мәсьәләсенә килгәндә, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев хуҗалык җитәкчеләренә комиссия алдында җавап тотарга туры киләчәген искәртте.

Киңәшмәнең практик өлешендә белгечләр һәм җитәкчеләр “Агро—ПРОФИ” җәмгыятенең Штәнде сөтчелек фермасында булып, сөт идеаль  шартларда ничек җитештерелүе белән таныштылар.