Балтачта волейболчы малайлар ярышты

16 октябрь көнне  Балтач   балалар һәм  үсмерләр спорт мәктәбендә  шөгыльләнүче  2006-2007 елда туган  малайлар арасында баскетбол буенча район ярышлары узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча  призлы урыннарны Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе, Түбән Сикияз, Иске Балтач беренче санлы урта мәктәпләре командалары яулады.

—Сез  уеннар барышында  үзегезне ихтыяр кцче югары булган, бердәм командалар  итеп күрсәттегез. Мавыктыргыч уеныгыз  белән көярмәннәрне сөендердегез,—диде балалар һәм  үсмерләр спорт мәктәбе  директоры Айваз Сафетдинов, ярышларга нәтиҗә ясаганда ясаган чыгышында.

Иң яхшы уенчылар һәм призлы урыннар яулаган колмандалар Мактау грамоталары белән бүләкләнде