Балтач районында эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр арта

Балтач район Хакимиятендә узан “Эшмәкәрлек сәгате”ндә  күпчелек авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге проектлар белән мөрәҗәгать иткәннәр.

Үз эшен җәелдерергә теләк белдергән бер эшкуар  Балтач район питомнигын декоратив һәм җиләк-җимеш культуралары үсентеләрен үстерү өчен арендага алу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ул анда 1-2 эш урыны булдырырга  планлаштыра. Оешмада питомник территориясен чистарту һәм алга таба эшне алып бару өчен барлык кирәкле техникасы бар.

Икенче эшкуар  200 башка исәпләнгән  мөгезле эре терлек симертү фермасы булдыру буенча бизнес-проект тәкъдим итә. Аның хәтта 15 кешегә   эш урыны булдыру мөмкинлеге булмакчы.

“Эшмәкәрлек сәгате”ндә  катнашкан тагын бер эшкуар   ипи пешерү эшен киңәйтмәкче. Эшмәкәрнең җиһазланган пекарнясы бар.  Иске Балтач авылында 2-3 эш урыны булган «Чәйханә» бистросы ачарга планлаштыра.

“Эшмәкәрлек сәгате” ахырында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тарафыыннан тиешле хезмәтләргә бизнес-проектларны тормышка ашыруда ярдәм итәргә йөкләмә бирелде.

Чыганак.