Балтачлыларны татар hәм башкорт телләрендә диктант язарга чакыралар

17 Октябрь, 2019 - 18:00

19 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә 100 ел тулу hәм Бөтендөнья татарча диктант язу чарасы көне уңаеннан башкорт hәм татар телләрендә диктант язачаклар. Теләге булган hәр кеше чарада катнаша ала.

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә 100 ел тулу hәм Бөтендөнья татарча диктант язу чарасы көне уңаеннан 19 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә район үзәгенең 1нче урта мәктәбендә башкорт hәм татар телләрендә диктант язулар оештырыла.

Татарча диктантка килгәндә, бу акция 2016нчы елдан алып үткәрелә. Узган елда оештырылган акциядә 28 ил, Русиянең 40тан артык төбәге катнашкан. Быел “Татарча диктант­2019” акциясенә Кытай, Яңа Зеландиядә, Швеция, Венгрия кушылачак.

Балтачлылар да шушы чараларда актив катнашыр дип өмет итәбез. Теләге булган hәр кеше Иске Балтач 1нче урта мәктәбенә килеп, башкорт яки татар телләрендә диктант яза ала.