Балтач Бөтендөнья фольклориадасы кунакларын кабул итәчәк

17 Октябрь, 2019 - 18:00

2020 елда Башкортстанда узачак    Бөтендөнья фольклориадасы көннәрендә   анда катнашачак җиде ил вәкиленең Балтач районына  килүе көтелә.

Башкортстан Республикасы 2020 елның июль-август айларында Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларны кабул итә. Зур чара көннәрендә безнең районга җиде ил вәкилләре киләчәк.

Кунакларны кабул итү барышында катнашучылар парады планлаштырыла. Шулай ук кунакларга концерт  күрсәтеләчәк. , Күргәзмәләрдән һәм остаханәләр,  павильоннардан    дөнья культуралары белән танышу мөмкинлеге булачак.

Балтач районында әлеге чараны оештыру буенча республика комиссиясе катнашында киңәшмә узды.  Алда торган  зур бәйрәм    мәйданчыклары турында   фикер алыштылар.