Балтачта яшеллек тагын да артты

17 октябрь көнне Иске Балтачта төзекләндерү, яшелләндерү өмәләре үтте. Матур традициягә әйләнгән әлеге эшкә  район үзәге оешма, предприятиеләре хезмәткәрләре  актив кушылды.

Күпчелек оешма, предприятиеләр хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән  территорияләрне тәртипкә китерү белән шөгыльләнсә, бу көнне  районда  “Яшел Башкортостан”  акциясе дә дәвам итте.  Район Хакимияте, Иске Балтач авыл җирлеге хакимияте аппаратлары хезмәткәрләре  Иске Балтачның Комсомол урамы 116 санлы күпфатирлы йорт төбәгендә агачлар утырттылар.

—Бу йортның ихатасы “Башкортостан ихаталары” программасы чикләрендә төзекләндерелде. Район Хакимиятендә аның тирәсен яшелләндерүне дә максат итеп куйдылар. Агачларны утырту урыннарын алдан хәзерләп куйдык.  Утырту материалы белән урман хуҗалыгы тәэмин итте.  Шушы участокта күмәк тырышлык белән җитмеш биш данә нарат агачлары утыртыдлы. Нәтиҗәдә, Башкортстан Республикасы оешуның  йөз еллык юбилей елында һәм Бөек җиңүнең  җитмеш биш еллыгы алдыннан Иске Балачта тагын бер аллея барлыкка килде.  Яшь урманны район Хакимияте һәм Иске Балтач авыл җирлеге аппаратлары  хезмәткәрләре тәрбияләп торачак,—ди Иске Балтач авыл җирлеге хакимияте башлыгы Фәнис Шәймөхәмәтов, өмә барышы белән таныштырып.

Моңа кадәр узган яшелләндерү акциясе барышында Иске Балтачта  “Дуслык” аллеясе  барлыкка килгән иде.