“Балтач таңнары” хезмәткәрләре эше белән мәктәп укучылары танышты

Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе укучылары, “Киләчәккә” билет”  һөнәри юнәлеш бирү проекты чикләрендә  " Балтач таңнары"  гәзите    редакциясендә экскурсиядә булды.

Укучылар гәзит “кухня”сы белән якыннан танышты.  Аларга журналистларның һәм  техник  хезмәткәрләрнең   эш урыннарын күрсәттеләр. Матбугат хезмәткәрләре гәзит    эше турында балаларны кызыксындырган бихисап сорауларга җавап бирделәр.

Балаларның тәэссоратларына караганда, кайберләрендә матбугат хезмәткәре булу  теләге дә барлыкка килде сыман.

"Киләчәккә билет"— "Мәгариф" милли проектлары чикләрендә  балаларга һөнәри белем бирү максатында, белем бирү учреждениеләре мәшгульлек үзәкәре белән  берлектә оештырган проект.