Балтач укучыларында „Сеңелкәш” фильмы уңай тәэссоратлар калдырган

Иске Балтач 1нче санлы  урта мәктәбенең 7нче hәм 9нчы сыйныф укучылары Мостай Кәримнең повесте буенча төшерелгән „Сеңелкәш” фильмын  тамаша кылган.

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим hәр укучыга яхшы таныш. „Безнең өйнең яме” повестен укымаган кеше юктыр. Русия режиссёры Александр Галибин МостайКәримнең шушы повесте буенча „Сеңелкәш” исемле фильм төшерде. Ялта шәhәрендә үткән „Евразия күпере” халыкара кинофестивалендә ул Гран-При яулады. Башкортстан Республикасы Башлыгы РадийХәбиров Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә „Сеңелкәш” фильмын барлык республика халкына күрсәтергә чакырган иде. „Фильмның премьерасында мин шәхсән үзем булдым, —диде Республика Башлыгы. — Мин барсына да аны карарга, күңелен чистартырга тәкúдим итәм”.

Радий Фәрит улы Хөкүмәтнең вице-премьеры Ленара Иванова hәм мәгариф министры Айбулат Хаҗинга, фильмны җитештерүчеләргә чыгып, бөтен мәктәп укучыларына да күрсәтү турында сөйләшергә кушкан иде. „Бу фильм безнең республика турында. Безнең тарихка, табигатькә, кешеләргә карата шулкадәр зур мәхәббәт тасвирлана. Моны барсына да күрсәтергә кирәк”, —дигән иде. Әлеге фильмны Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 7нче hәм 9нчы сыйныф укучылары карау бәхетенә иреште дә инде. Алар башкорт теле hәм әдәбияты укытучысы Гөлчирә Мөкыймова җитәкчелегендә Югары Тәтешленең „Знамя” кинотеатрына барып, кинофильмын карады.

„Шушы вакыйганы без сөенеп каршы алдык. Башкортстанның табигате соклангыч тасвирлана. Кешеләрнең үзара мөнәсәбәте күрсәтелә. Алар шатлыкны да, кайгыны да бергә бүлешәләр. Кеше шатлыгына сөенә беләләр. Хәзер мондыйсыйфатлар кешеләрдә югалып бара. Балаларның үзара дус булуы, бер-берсенә юл куюлары, бер-берсен аңлаулары соклангыч. Үзләренең хаталарын аңлап, бер-берсеннән гафу үтенә белүләрен дә балаларга хәзер үрнәк итеп куярга мөмкин. Башкорт халкының кунакчыллыгы, эчкерсезлеге, ярдәмчеллеге ярылып ята. Бик зур тәрбияви әhәмияткә ия бу фильм. Гаиләгез белән карарга киңәш итәм. Искиткеч фильм төшергәннәр”, — ди Гөлчирә Хөрмәт кызы.

„Сеңелкәш” кинофильмын караганнан соң туган тәэссоратлары, уй-кичерешләре белән балалар гәзит укучыларына уртаклашырга да теләп ризалык бирде. Укучылар игúтибарына алар язганнардан өзекләр тәкúдим итәбез.

„Бүген сыйныф белән Мостай Кәримнең „Безнең өйнең яме” әсәре буенча куелган „Сеңелкәш” кинофильмын карарга бардык. Әлеге фильм Белорет районының Яңа Хәсән авылында төшерелгән. Фильмны караганда үзеңне андагы геройлар белән бергә йөргән кебек хис итәсең. Төп рольләрне уйнаган Оксана hәм Җәмил хәйрән калдырды. Барыгыз да карарга тырышыгыз. Фильмны карап Башкортстаныбызның хозур табигатен, үзебез нинди матурлыкка ия икәнебезне күрергә була. Афәрин, фильмны төшерүчелергә. Бик ошады”. Камилә УСМАНОВА, 9нчы сыйныф укучысы.

„Башкортстанның халык шагыйре МостайКәримнең тууына 100 ел. Республикабыз бу бәйрәмне киң билгели. „Сеңелкәш” фильмы да 100 еллыкка зур бүләк. Фильм миңа бик ошады. Кешеләрнең бер-берсенә игúтибарлы, мәрхәмәтле булуы белән күңелгә якын булды. Фильм кеше шатлыгына сөенергә, кайгысы булса уртаклашырга өйрәтә”. Гүзәл ШӘРӘФУЛЛИНА, 9нчы сыйныф укучысы.

„Фильм авыр вакытта бер-береңә ярдәм кулы сузарга өйрәтә. Төп геройлар —Җәмил белән Оксананың дуслыгы башкаларны да тату булырга өйрәтә”. Ильвина СӘЛИМОВА, 9нчы сыйныф укучысы.

„Башкортстанның табигате шулкадәр матур сурәтләнә. Шул гүзәллек, кешеләрнең саф күңеллегенә сокланып утырдым. Башкортстанда яшәвемә тагын бер кат шатланып куйдым. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын иде. Шул балалар күргәнне башкаларга күрергә язмасын”. Элиза Шәрипова, 9нчы сыйныф укучысы.

„Бу киноны еламыйкарарга мөмкин түгел. Фильм тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә”. Регина ХАФИЗОВА, 9нчы сыйныф укучысы.

„Шушы фильмны барлык кешеләргә дә карарга киңәш итәм. Киноны караган вакытта аның геройлары белән бергә яшәдем, алар өчен шатландым, көйдем. Җәмил белән Оксана (төп рольдә уйнаучылар) минем күңелемне яуладылар. Аларны шулкадәр яраттым. Әле дә мин алар белән бергә яшим кебек”. Илнара ЛОКМАНОВА, 9нчы сыйныф укучысы.

.

„Урыс кызы Оксана башкорт телен тырыша-тырыша өйрәнә. Телләр белән —дөнья гизгән, дип юкка гына башкорт халык мәкалендә әйтелми”. Данир КАРАМОВ, 7нче сыйныф укучысы.

.

„Бу кинофильм беркемне дә битараф калдырмады. Геройларның изгелеге, якты күңелеллеге үрнәгәндә син дә яхшы якка үзгәрергә омтыласың. Актёрлар шулкадәр рольләрне оста башкардылар. Әйтерсең алар чынында шундыйхәлгә тарыганнар. Без игúтибар белән киноны карадык, геройлар белән бергә кайгырдык, шатландык”. Азалия ӘЮПОВА, 7нче сыйныф укучысы.

„Сугыш ачысы нәтиҗәсендә урыс кызы Оксананың башкорт авылына яшәргә килү тарихы безне тетрәндерде. Чит тарафларда икенче гаиләсен табу, ана назын күрү, зур әни сабакларын алуы шаhиты булдык. Ике милләт балаларының шулкадәр дус, бер-берсенең телен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә омтылуы сокландыргыч. Әти-әниләрнең, якыннарның таза-исән булып, безнең янәшәдә булуы нинди зур бәхет икәнлегенә төшенәсең. Булганына шөкер итә белү сыйфаты хәзер юкка чыга баруын күрәсең. Тыныч тормышны тәэмин иткән ветераннар искә төшә, алар үзләрен аямыйякты киләчәк өчен көрәшкән”. Ралина ХАКОВА,7нче сыйныф укучысы.

.

„Фильм элекке белән бүгенгене чагыштырырга өйрәтә. Элек кешеләр мәрхәмәтлерәк, изге күңеллерәк булган икән дип уйлап куясың. Алар хыялланган әйберләрнең барысы да хәзер бар. Тик кешеләр генә барлыкка шөкер итә белми. Бу нәфисфильмны карагач, янда әти-әниләрең, якыннарың булуы нинди зур бәхет икәнлеген аңлыйсың”. Регина КАМАЛОВА, 7нче сыйныф укучысы.

„ Артистлар шулкадәр осталык белән рольләрне башкарды. Аларның кичерешләре тамашачыга күчә. Бөек Ватан сугышы барышындагы барлык кайгы, хәсрәт күрсәтелә. Мич эченә яшереп, исән калган Оксаны сугыш беткәч әтисе килеп ала. Кино безнең яхшылыкка өмет итәргә, нинди генә каршылыклар, киртәләр очраса да бары тик алга барырга өйрәтә”. Рената ГАЯНОВА, 7нче сыйныф укучысы.

“Дөм ят кешеләр арасында туганлык җепләре барлыкка килүе мине аптыратты. Хәзерге вакытта, хәтта бертуганнар бер бер-берсе белән аралашмый. Бер на балаларының мәрхәмәтсезлеген күрәбез. Ахырдан урыс кызы Оксана башкорт телен яратып өйрәнә. Әтисенең ахырда кызны килеп алуы, хушлашу мизгелләрен караганда хәтта күзләр яшьләнә. Илебезгә тынычлык яулап алган кешеләргә рәхмәтле булырга чакыра”. Диләрә ГАЛИШАНОВА, 7нче сыйныф укучысы.

“Гади генә кешеләрнең әдәплелеге, көндәлек тормыштагы батырлыкларын тамашачыга юкка гына өлге итеп күрсәтмиләр. Фильм тирән мәгúнәгә ия. Кешеләрнең мөнәсәбәте аша аларның эчке дөньясы ачыла. Аларның эчке матурлыгына зур игúтибар бирелә. Гади авыл кешеләренең сугыш салган яраларын эретерлек көчләре бар. Нинди генә авырлыкларны да бер-береңне яклаганда җиңеп булганы күрсәтелә”. Нейля МӘХМҮТОВА, 7нче сыйныф укучысы.

“Башкорт кешесенең сугыш вакытында мич эченнән урыс кызын үлемнән коткарып, аны үзенең туганнарына юллавы кешенең никадәр мәрхәмәтле, шәфкатьле булуын күрсәтә. Ике милләт арасындагы җепләрне дә ныгыта сыман. Мичкә Кызыгыз бездә, дип адресны күрсәтүе дә башкалар хакында хәстәрлек күрүне чагылдыра”. Элина МӘРДАНОВА, 7нче сыйныф укучысы.

“Элек белән хәзер, алар арасында күпер салучы нәфисфильм бу. Кешенең милләте, матди хәле бернинди роль уйнамый. Тирә-юнебездә безгә кадерле кешеләр булуы нинди бәхет икәнен күрсәтә. Фильмны елый-елыйкарадым. Сугыштан якыннарын исәнме ул, түгелме дип көтүләре дә кызгыныч”. Альбина ГӘРӘЕВА, 7нче сыйныф укучысы.

“Сеңелкәш” — хәрби драма. Аны РФ Мәдәният министрлыгы hәм МостайКәрим исемендәге фонд ярдәме белән “Мотор Фильм Студия” кинокомпаниясе төшергән. Тамашачы аудиториясенә ул 19нчы сентябрьдә чыкты. Бер айкинотеатрларда күрсәткәннән соң, МостайКәримнең туган көнендә— 20 октябрьдә — Русиянең “Культура” каналында эфирга чыгарачаклар. Караганнар битараф калмас

Рифина НИГАМӘЕВА әзерләде.