Балтач районында үзйөрешле машиналар игътибарга алына

21—31 октябрь көннәрендә Балтач районы җирлегендә «Үзйөрешле машина» операциясе узачак.

Үзйөрешле машиналар һем аларның тагылмаларын  эксплуатациялеу барышында хокук бозуларны профилактикалау буенча   Башкортстан Республикасы  Дәүләт техник күзәтчелек  Инспекциясенең 2019 елның 16 октябрендеге 277 санлы боерыгы нигезендә, 21—31 октябрь көннәрендә   Башкортстан Республикасы һәм район  территориясендә «Үзйөрешле машина»шартлы исеме астында   профилактик чяаралар үткәреләчәк.

Үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү максатларында,  транспортка һәм аларныфң тагылмаларына техни карау уздырып файдалану күрсеткече түбән булган авыл җирлекләрендә, шул исәптән  үзйөрешле машиналар файдаланыдлган урыннарда    Башкортостан Республикасы Экологния һәм табигатҗтән файдалану, Урман хуҗалыгы министрлыклары территориаль бүлекчәләре вәкилләре, ЮХИДИ инспекторлары белән  берлектә рейдлар оештырылачак.

, Кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә җавап бирмәгән     яисә үзйөрешле машинасын техник карау үткәрми торып файдаланган транспорт хуҗаларына, шулай ук ОСАГО полисыннан  һәм  тракторчы-машинист таныклыгыннан,  һәм теркәү документларыннан башка  юлга чыккан техник сара хуҗаларына карата    административ йогынты чаралары күреләчәк.

Айрат ГАЛЛӘМОВ , район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы.