Иске Балтачта “Туган урам” программасы тормышка ашырыла

Бүген, 16 октябрь көнне,  Иске Балтачның Энергетиклар урамы юлына , “Туган урам” программасы чикләрендә, асфальт өслек түши башладылар.

Иске Балтачның Энергетиклар урамында , “Туган урам” программасы чикләрендә,  юл  асфальтланачагы  турында бәян иткән идек.

Башкаланың эшкуар Владимир Зубов җитәкләгән „Башальянсстрой” җәмгыяте эшчеләре   1,9 километр озынлыкта юлга вак таш  түшәп, юлның нигезен ныгыту эшләрен төгәлләде.

Бүген, 16 октябрь көнне подрядчылар урам юлына асфальт түшәргә тотынды.  Юл салучыларны төп төзелеш материалы  белән район юл төзү һәм ремонтлау идарәсе асфальт-бетон җитештерү заводы тәэмин итә.