Башкортстан киңлекләрендә иртәгә кар явачагын фаразлыйлар

15 Октябрь, 2019 - 12:00

Башгидромет  16 октябрьдә республика киңлекләрендә кар катнаш яңгыр явачагы турында искәртә.

Синоптиклар фаразларына караганда  иртәгә болытлы һава өстиенлек итәчәк.  Төнлә яңгырлар явачак, аерым районнарда кар, көндез карлы яңгыр явуы ихтимал. Шулай ук төньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр тизлегендә җил исәчәк.

Иртәнге сәгатьләрдә томан төшүе ихтимал.   Томанда күзкүреме  500-1000 метр.

Гисметео сайты мәгълүматларына караганда,  16 октябрьдә Иске Балтачта   0,4 миллиметр күләмендә яңгыр явуы көтелә. Һава  температурасы төнлә + 4,+3 градус чикләрендә  булачак . Көндез +5  градуска  кадәр җылытачак.