Балтачлылар “Гармонь йук” төбәкара бәйгесендә катнашкан

5 октябрь көнне балтачлылар Татарстан  Республикасы Әгерҗе районы Бима авылында узган  мари көйләрен гармунда башкаручыларның төбәкара конкурсында катнашкан.

Бәйгедә Татарстан, Башкортстан, Удмурт, Марий Эл республикалары, Киров өлкәсе гармунчылары  мәйдан тоткан.

Безнең районнан Петр Абдулов һәм Артур Сайпановлар Бима авыл мәдәният  йорты сәхнәсендә Балтач төбәге мариларының халык көйләрен сузган.

—Безнең  чыгышны ясаганда зал алкышларга күмде. Тамашачылар “Җеп”кә тезелеп без уйнаганга кушылып биеде,— Петр Абдулов, бәйгедә алган тәэссоратлары белән уртаклашып.

(Видео Василия Хайбуллина. Скачано из страницы в ОК Петра Абдулова, по согласованию)