Башкортстанда яшәүчеләр көзнең иң якты йолдыз яңгырын күрә алачак

14 Октябрь, 2019 - 12:00

Балтачлылар метеор агымын күзәтә алачак. Аяз төннәр булса, әлбәттә...

Ориониданың метеор агымын 2 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр күзәтергә мөмкин: Җир Галлей кометасы калдырган кисәкчәләр күчен  кисеп үтә, алар секундына 66 км тизлек белән   оча. Алар, ягъни метеорлар күктә якты эзләр калдыра- .«Орионидлар-шактый танылган метеор агымы. Агымның иң көчле "явымы" 21-22 октябрьгә туры килә. Бу мәлне күк йөзен күзәтүчеләр сәгатенә 20шәр метеор атылуын күрә алачак.

Моның өчен билгеле   шартлар кирәк. Аяз Айсыз төндә,  шәһәрдән ерак,  караңгы урында гына "йолдыз яңгыры”н күрергә мөмкин”, — дип аңлаткан  Уфаның планетарий хезмәткәрләре.