Хуш каләмдәш, Хатиб абый Сираев...

Октябрь ае Балтач районының ветераннар корпусы, киң җәмәгатьчелеге өчен зур югалту китерде. Хезмәт һәм сәхнә ветераны Хатиб Мансур улы Сираев 77нче яшендә каты авырудан арабыздан китте.

Хатиб Мансур улы бай тормыш юлы үткән кеше. Гомерен районыбызның авыл хуҗалыгы тармагына багышлап, төрле елларда төрле җаваплы вазифаларда эшләде. Тормыш иптәше Фируза Габделхәй кызы белән менә дигән өч ул тәрбияләп үстерде. Җиде оныгына үрнәкле зур эти булды.

Иҗатны, сәнгатьне үз иткән кеше буларак, район мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертте. Район мәдәният сарае каршындагы Халык театры сәхнәләштергән күп сәхнә әсәрләрендә ул тудырган образлар онытылмас истәлекләр булып тамашачы күңелендә саклана.

Ялкынлы иҗат белән янып яшәде Хатиб абый. Авыр бала чак елларындагы башыннан кичкән михнәтләрен “Утлы еллар аша” дигән китабы аша килер буыннарга истәлек итеп калдырды.

Район гәзитенең аерылгысыз дусты булды Х. Сираев. Ул иҗат иткән шигырьләр, поэмалар районда яшәп иҗат иткән каләм осталарының “Туган җирдә туган хисләр” җыентыгында урын алды.

Хатиб Сираев сүзләренә җырлар иҗат ителгән. “Рәхмәт, әнкәй” җыры танылган артистка Лилия Биктимирова репертуарында аерым урын алып тора.

Яхшы кеше, тормышны, кешеләрне яратып яшәгән Хатиб абый Сираевның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Хуш бул, каләмдәшебез Хатиб абый, тыныч йокла...