Балтачта җәяүлеләрне үзләрен яктылык кайтаргычлар белән билгеләргә өндиләр

14 Октябрь, 2019 - 18:00

Балтач районы территориясендә 2019 елның 1 гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр 311 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.

Юл – транспорт  фаҗигаләре актуаль булып кала. Чөнки алар нәтиҗәсендә  кешеләр травма ала   һәлак була. Ә барысына да кеше игътибарсызлыгы, юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата ихтирамсыз мөнәсәбәт, җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве гаепле.

Тәүлекнең караңгы вакытында юлдан барган  җәяүле  яктылык кайтару элементы  белән комплектланган киемдә булырга тиеш.     Киемдәге яктылык кайтару элементы  начар һава шартларында, тәүлекнең караңгы вакытында, юл-транспорт һәлакәте  килеп чыгу   ихтималын киметә. Фликерлар автомобиль фаралары утын чагылдыра. Нәтиҗәдә  җәяүлене  500 метр ераклыкта күрергә мөмкин..  2015 елның 1 июленнән  башлап торак пунктларда хәрәкәт иткән җәяүлеләрдә яктылык кайтару элементалы булуы мәҗбүри

Бу кагыйдәне үтәмәгән җәяүлеләргә РФ КоАП 12.29 статьясының 1нче өлеше  буенча кисәтү яки 500 сум штраф яный.

Яктылыкны чагылдыручы элементлар җәяүленең  гомерен саклау чарасы икәнлеген онытмагыз

Рада ЗАРИПОВА,  юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспектор,  полиция лейтенанты.