Балтачта волонтерлар сан телевидениесен көйләргә булышты

14 Октябрь, 2019 - 15:01

Балтач районында сан технологиясендәге телевидениегә күчү барышында волонтерлар утыздан артык гаиләгә ярдәм күрсәткән.

Башкортстанда аналог телевидениесе тапшыруларын трансляцияләү бүген туктатылды.

Бүген  Русиянең соңгы егерме төбәгендә    DVB-T2   форматындагы телетапшырулар стандартына күчтеләр.

Русия телевидениесе  һәм радиотапшырулар челтәре (РТРС) тырышлыгы белән РФ территориясенең зур өлешен DVB-T2 стандартындагы цифрлы телесигнал тулысынча каплатачак. Гади аналоглы, ул һавага тапшырыла, әмма    дециметрлы  антенна ярдәмендә кабул ителә. Бөтен Русия  җирлегендә, шул исәптән ерак авылларда, РТРС волонтерлары эшли. Алар цифрлы телевидениенең ничек эшләве турында сөйлиләр, аны тоташтырырга һәм көйләргә булышалар.   РТРС мультиплексын, техник грамоталылыгына карамастан,  Русиядә яшәүче һәркем   кабул итә ала. БСТ каналы тапшырулары әлегә аналог телевидениесеннән күрсәтеләчәк.  Аның тапшыруларын карау өчен  гади антеннаны калдырырга кирәк.

Шунысы игътибарга лаек, кайбер төбәкләр  хакимиятләре  санлы эфир телевидениесен тоташтыру чыгымнарын компенсацияләргә әзер. Шуңа күрә җиһазлар сатып алган вакытта чекларны һәм башка документларны, һичшиксез, саклау кирәк. Глобаль «Сан»га күчкәч  акчаны кире кайтару мөмкинлеге бу.

Балтач районында 15кә якын волонтер цифрлы телевидение корылмаларын  көйләргә булыша. Алдан бирелгән гаризалар нигезендә, алар арның исемлегендә район буенча 30дан артык йортта    цифрлы тапшыруларга күчү  барышында барлыкка килгән җитешсезлекләрне төзәтергә булыштылар.