Иске Балтачта чирлеләргә санитар авиация ярдәме күрсәтелгән

12 Октябрь, 2019 - 12:00

Бүген Балтач район үзәк больницасына Г.Г. Куватов исемендәге республика  клиник больницасының санитар авиация ашыгыч ярдәм күрсәтү  хезмәте ярдәмгә килгән.

"Robinson R-44" төрендәге санитар авиация боралагы район үзәк больницасы  ихатасына төшеп утырган.  Башкаладан килгән хирург В.А. Заварухинга, ашыгыч рәвештә   өч операция ясап, чирлеләргә хирургик ярдәм күрсәтергә туры килгән.

“ Г.Г. Куватов исемендәге республика  клиник больницасы табибларына һәм санитар авиация хезмәтенә рәхмәт сүзләре җиткерәсебез килә. Һава торышы шартларына карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бөтен республика буенча медицина ярдәме күрсәтәләр,”—дип язганнар социаль челтәрдә .