Балтачлы өч ир-егетне банкомат таларга маташканнары өчен хөкем иткәннәр

12 Октябрь, 2019 - 15:00

Балтачлы өч ир-егеткә карата, Танып»шифаханесе   банкоматын  таларга  маташканнары өчен, Караидел районара суды хөкем  крары чыгарган.

Караидел районара суды Балтач районының өч кешесенә карата «Талау»маддәсе буенча җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган.

БР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ирләр йөзләрен яшереп, маскировка халатларында  «Танып» шифаханесенә килгәннәр.

Җинаятьчеләр посттагы  каравылчыны шифаханәгә кертү пунктыннан алдап чыгарганнар.  Аларның берсе санаторий хезмәткәре башына монтировка белән бәрә. Аннары  каравылчыны җиргә егып, авызын скотч белән ябыштырып, бау белән бәйләгәннәр.

Гаепләнүчеләр үзләре белән кирәк-ярак эш кораллары алып килгәннәр.  Банкомат талау максаты була аларда. Ләкин сейфны бикләү корылмасын ача алмыйлар. Дәлилләрне юк итү өчен, алар видеорегистратор яндырган, ә маскировка халатлары һәм монтировканы өйләренә кайтышлый юлда  ташлап калдырганнар.

Хөкем ителүчеләр үз гаепләрен танымаган. Суд җинаять эше фигурантларын гомуми режимдагы холык  төзәтү колониясендә ике елдан ике ел ярымга  кадәр вакытка  иректән мәхрүм итү рәвешендә җәзага тарттыру турында карар чыгарган..

Суд шулай ук гаепләнүчеләрдән зыян күрүчегә    мораль зыян каплату өчен  90 мең сум күләмендә компенсация түләтүне юллаган.

Исегегә төшерәбез, җинаять 22 февраль төнендә кылынган.  Өч ир озак вакытлар талауны планлаштырган булса да, барысы да алар уйлаганча барып чыкмый.

"Башинформ"  материаллары буенча.