Балтач ЮХИДИ хезмәткәрләре җомга рейды нәтиҗәләрен барлады

12 Октябрь, 2019 - 15:00

Балтач ЮХИДИ бүлекчәсе  хезмәткәрләре район юлларында  җомга рейды барышында егермедән артык  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган.

Кичә, 11 октябрь көнне,  Балтач районы территориясендә машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү уздырылды.

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне юлда туктатып аларның  документларын тикшерделәр һәм һәр машина йөртүченең нинди хәлдә булуына игътибар иттеләр.

Рейд барышында автоинспекторлар 30дан артык транспорт чарасын тикшергән, алар арасында 20дән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән исерек хәлдә автомашина  белән идарә иткән бер водитель тоткарланган.

Чыганак.