Балтачлылар флеш-мобта Башкортстан Гимнын башкарды

Балтачлылар Республика көненә багышланган флеш-мобка кушылды.

Бүген 18:30 сәгатьтә Башкортстан төбәкләрендә Республика көненә багышланган флеш-моб оештырылды. Анда катнашучылар барысы да бер вакытта Башкортстан гимнын башкардылар.

Истәлекле флеш-мобка балтачлылар да кушылды.  Район мәдәният сараенда  республикабыз гимнын башкару өчен йөзләрчә кеше җыелды.

Башкалада узган флеш-мобны БСТ телеканалы туры эфирда трансляцияләде.

Иске Балтачта узган флеш-мобта Башкортстан гимнын Амалия Гайниәхмәтова башлап җырлады.

(Любительская видеосьемка. Видео от Газима Талипова).