Балтачта узган эстафетада Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе командасы җиңде

Иске Балтачта Республитка көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасында икенче санлы урта мәктәп командасы җиңү яулады.

Бүген, 11 октябрь көнне, Иске Балтачта Республика көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды. Мәгариф учреждениеләре арасындагы бу   спорт ярышлары нәтиҗәләре  мәктәп укучыларының  XXII спартакиадасы зачетына барачак. Эстафетада рафйон мәктәпләре командалары актив катнашты.

Эстафета барышында Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе командасы аеруча җитезлек күрсәтте һәм беренче урынны яулады.  Иванайлылар икенче урында. Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе командасы пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.

Чыганак.