Балтачлыларны район башлыгы Республика көне белән тәбрикләде

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Республка көне уңаеннан балтачлыларга тәбрикләү сүзләре җиткерде.

Хөрмәтле балтачлылар! Бүген без Сезнең белән Башкортстанның төп дәүләт бәйрәмен - Республика көнен билгеләп үтәбез. Быелгы бәйрәм республика оешуның - 100 еллык юбилей елында узуы белән истәлекле.

Бүген Башкортстан  Русиядә үсешкән төбәк буларак билгеле.   Республикабыз ил куәтен ныгытуга лаеклы өлеш кертә.

Без Башкортстан Республикасының бер кисәкчеге булуыбыз һәм аны үстерүгә кулдан килгәнчә өлеш кертүебез белән горурланабыз. Мин барлык балтачлыларга көндәлек һәм тырыш хезмәтләре, туган җиргә тугрылыклары, районның һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Бу бәйрәм көне республикабызның  данлы үткәне һәм бүгенге уңышлары белән горурлану хисләре,   якты киләчәге өчен  өмет уятсын

Барыгызга да  сәламәтлек һәм иминлек, барлык изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телим.