Усман авылы янындагы сусаклагыч тирәсендә аю эзләре күргәннәр

Усман авылы янындагы сусаклагыч тирәсендә аю эзләре күрүе турында бер балтачлы WhatssApp месенджерында уртаклашты.

Видеороликны автор сусаклагычка балык каптырырга баргач, 10 октябрьдә көннең икенче яртысында төшереп алган.

—Сусаклагычтан су җибәрелгән, яр буенда аю эзләре ярылып ята,—ди автор.

Шулай ук видеоролик авторы сөйләвенчә, аюлар судан ярга чкканнар. Күрәсең,  сулыкның сай урынында балык тотып маташканнардыр. Ул урында култыксыман сай урын бар. Анда чуртаннар вак балык аулый. Ерткычлар игътибарын да чуртаннар җәлеп иткән булуы ихтимал.

—Без сулык буенда булганда гына да сулыкта берничә тапкыр чуртаннар “уйнады”,— ди ролик авторы.

Видеороликтан күренүенчә, аюлар икәү булганнар. Мөгаен, бу  киңлекләргә баласы белән ана аю хуҗадыр. Алар сулык буендагы камышлыктан үтеп,  ерак түгел нарат катнаш каен урманына кереп киткәннәр.

Бу төбәктә гөмбә һәм башка нигъмәт җыйганда сак булу хәерле.