Балтачта чираттагы “Инвестиция сәгате” узды

11 Октябрь, 2019 - 12:00

Иске Балтачта узган чираттагы “Инвестиция сәгате”ндә районда эшкуарлыкны үстерү турында сүз барды

Утырышта район хакимияте башлыгы урынбасарлары, бүлек начальниклары, Иске Балтач авыл   авыл җирлеге башлыгы катнашты.

Йөк ташу белән шөгыльләнүче эшмәкәр Иске Балтач авылы территориясендә зур йөк машиналары кую урынын оештыру мәсьәләсе буенча  мөрәҗәгать итте. Яңа төр эшчәнлек башлап җибәрү – елкычылык белән шөгыльләнергә дә исәбе бер аның. Үзенең авыл хуҗалыгы техникасы бар, авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен җир кирәк. Беренче сорау буенча берничә вариант тәкъдим ителде: җир кишәрлеген арендага яки милеккә сатып алу. Сайлау эшмәкәр артыннан кала. Икенче пункт буенча шулай ук уңай карар кабул ителде.

Икенче эшмәкәр икенчел чимал кабул итү пунктын оештыру тәкъдиме белән килгән. Ул халыкка яңа хезмәт күрсәтү, шулай ук икенчел чимал туплау урыннары булдыру өчен  ярдәм сорый. Гариза буенча уңай карар кабул ителде. Бер атна эчендә эшкуарга кабул итү пункты һәм склад өчен урын билгеләнәчәк. Эшмәкәр шулай ук район җитәкчеләре белән оператив киңәшмәгә дә чакырылган.

Уфа шәһәреннән килгән эшмәкәр ландшафт дизайны белән шөгыльләнә ул  ландшафт  өчен файдаланырга агач үсентеләре  алу    максатлары өчен Балтач питомнигы белән кызыксынды. Эшмәкәргә  питомникны 49 елга аренда бирү тәкъдим ителде. Калганы эшмәкәрнең нинди карарга килүеннән тора.

Чыганак.