Балтачта иң яхшы инша язучыларны билгеләделәр

10 Октябрь, 2019 - 18:00

Иске Балтачта  Республика көне уңаеннан узган тантанада мәктәп укучылары арасында оештырылган " Мин үскәч, минем Республикам» конкурсы җиңүчеләрен билгеләделәр.

Безнең район мәктәпләре укучылары "Мин үскәч, минем Республикам» иншалар конкурсында актив катнашкан.   Районыбыздан бу конкурста катнашучылар  рус, татар, башкорт, мари, удмурт телләрендә иншалар  яздылар.

Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбеннән Азалия Хәмәтнурова, Карина Акубекова, икенче санлы урта мәктәбеннән Эльвира  Исмәгыйлева, Асавка тулы булмаган урта мәктәбеннән Ни кита Вәлинуров җиңү яуладылар.

Тантанада инша конкурсында җиңүчеләргә район Хакимиятие бушлыгы Илгиз Субушев бәйгене оештыручыларның Мактау грамоталарын тапшырды.