Балтач китаханәсендә беренче тапкыр китап дөньясына килүчеләрне кабул иткәннәр

10 Октябрь, 2019 - 15:00

Балтач алалар китапханәсендә Иске Балтач 2 нче санлы мәктәпнең 1 «А» сыйныфы укучылары өчен «Могҗизалы ил - китапханә» дип исемләнгән мавыктыргыч экскурсия узган.

Беренче сыйныф укучыларының китапханәгә беренче тапкыр килүе. Шуңа да китапханә хезмәткәрләре балаларга китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китап белән эш итү кагыйдәләре  турында сөйләгәннәр.

Балалар бик күп матур иллюстрацияле   энциклопедияләр һәм белешмәләр, әкиятләр һәм хикәяләр, балалар өчен әзерге заман авторлары иҗат иткән  китаплар,  балалар өчен  чыгарылган.журналлар белән танышкан. Бу экскурсия барышында алар  алар «абонемент», «уку залы», «китап укучы формуляры» кебек төшенчәләр  турында беренче тапкыр мәгълүмат алган.  Балалар «Геройны тап», «Бу нинди әкияттән», кебек биремнәрне дә үтәгән.   Табышмакларга да җавап биргәннәр.

Хәзер беренче сыйныф укучылары зур горурлык белән: "Мин – китап укучы, һәм бу бик шәп!»--дип әйтә алалар, дип ягзаннар социаль челтәрдә.