Балтачлылар Республика көнен билгеләде

Балтач районында Республика көненә багышланган бәйрәм тантаналары узды.

—  Башкортстан үз тарихында яңа чорга аяк баса. Быелгы республика көнен башкортстанлылар тарихи вакыйгалар чолганышында каршылый. Быелгы ел бигрәк тә истәлекле. Чөнки күптән түгел республикабыз оешуның 100 еллыгын билгеләдек. Башкортстанны Радий Хәбиров җитәкләвенә республика көнендә  бер ел тула.  Димәк, республикабыз яңа көч белән үз тарихында яңа гасырны башлый,-- диделәр, район мәдәният сараенда республика көненә багышланган тантананы алып  баручылар,  балтачлыларны сәламләп.

Традицион рәвештә, Республика көне алдыннан  урыннарда социаль һәм башка  әһәмияттәге объекталарны ачу тантаналары үтә, агымдагы чорда халык хуҗалыгында башкарылган эшләргә йомгак ясала, эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт алдынгылары билгеләнә.

Быелгы танатана Иске Тушкыр авылында башланып китте. Биредә „Авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү” программасы буенча төзелгән суүткәргеч системасын  файдалануга тапшыру тантанасы үтте.

—Авылга суүткәргеч салу эшләре 2013 елда ук башлангыч алган иде. Башкаланың „Строитель” җәмгыяте  хезмәткәрләре төп эшне узган елның июль аенда  башлап җибәрде.  Объектны ноябрь аекнда файдалануга тапшырырга планлаштырган булсак, подрядчылар өлгеррәк булып чыкты. Аларга без бары тик рәхмәтлебез,—ди Тушкыр авыл җирлеге башлыгы Булат Әгъләмов  авылдашлары сөенечен җиткереп.

Иске Тушкырда бүген 134 йортта 395 кеше яши. 45 йорт су челтәренә тоташтырылган.  Суүткәргеч челтәреннән файдаланырга теләк белдергән тагын берничә йорт бар икән.

Тушкырлылыарны бу шатлыгын Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы—Корылтай депутаты, „ГапромтрансгазУфа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Шәрипов та уртаклаштылар. Авыл халкыына изге теләкләрен җиткереп су туплагыч башны ихатасы алдындагы ал тасманы кистеләр.

Биредә 110 кубометр су сыештагы ике башня. Әлегә бер скважина эшли.  Насос сәгатенә 7 кубометр  су куа. Система тулысынча автоматлаштырылган. Моннан тыш авылда 31 ноктада янгын очрагында куллану өчен гидрантлар урнаштырылган.

Арытабан тантана   Мишәр авылында дәвам итте. Биредә  Бөек Ватан сугышында һәлак булган, шулай ук Бөек Җиңүгә өлеш кертеп авылга әйләнеп кайткан мишәрлеләр истәлегенә  обелиск ачылды.

Бәйрәм тантанасының рәсми өлеше район мәдәдният сараенда үтте.  Биредә шулай ук балтачлыларны  район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы—Корылтай депутаты, „ГапромтрансгазУфа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Шәрипов сәламләделәр.        Халык мәнфәгатьләрен кайгырту, тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендә республика, район җирлегендә   башкарылган эшләр, район җирлегендә   рсепублика, федераль    программалар уңышлы тормышка ашырылуы турында сөйләделәр.

Башкала кунагы һәм hайон җитәкчесе хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен бер төркем фидакарьләргә дәүләт бүләкләре, Мактау грамоталары  тапшырды. Шушы тантанада Әнәс Шәяхмәтов Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Мактау грамотасы,  Финат Гыйльфанов, Венария Кәримова, Рәйфә Хәсәнова, Раушания Хәсәнова Башкортстан Республикасы оешуның  100 еллыгына чыгарылган юбилей медале белән бүләкләнделәр. Ә Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе укытучылары: Фәридә Шәртдинова,Ильяс Шәймөхәмәтов, икенче санлы урта мәктәп укытучысы Гөлназ Фазлыева Башкортстанның Мәгариф отличнигы күкрәк билгесенә лаек булдылар. Шулай ук  тантанада мәктәп укучылары арасында оештырылган „Минем республикам мин үскәч”  иншалар конкурсына йомгак ясалды.

Балтачлыларга бәйрәм кәефе өстәп, тантанада үзешчән сәнгать осталары зур концерт программасы белән чыгыш ясады.