Бүздәк районында зәгыйф балык тотканнар

Бүздәк районы сулыкларының берсендә  кармакка зәгыйф балык кабуы турында социаль челтәрдә уртаклашканнар.

—Абый сипиннингка  балык тотты һәм аны кире  җибәрергә мәҗбүр булды. Минемчә,  бу ак амур. Сулардагы ау нәтиҗәседер бу хәл,—дип язган пост авторы.

Фотодан күренүенчә, балык чынлап та зәгыйфләнгән. Ул бөре. Саңак тирәсе дә җәрәхәтләнгән.  Ул хәтта акулага охшап калган.

Бу постка карата  шул төркемдә торучы  бихисап   социаль челтәрдән файдаланучылар шәрехләү калдырган.

“Бу электрокармак нәтиҗәсе дип язган”,-- бер шәрехләүче.

“Электрокармак кына мондый хәлгә китерә ала,”—дип язган тагын бер балыкчы. Теманы тикшерүдә катнашучыларның күпчелеге шундый фикердә.

Можа охшаш зәгыйф балыклар  Балтач районы сулыкларында да очрый. Электрокармак ярдәмендә   браконьерлык кылучылар бездә дә бар, күрәсең...

Балыкчыларга уйланырга урын бар. Браконьерлык болай дәвам итсә, сулыкларда балык рәвешле балыклар калмаска да мөмкин.

Чыганак.