Иске Тушкырда суүткәргеч файдалануга тапшырылды

Бүген, 9 октябрь көнне, Иске Тушкыр авылында „Авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү” программасы буенча төзелгән суүткәргеч системасын файдалануга тапшыру тантанасы үтте.

Авыл халкына Республика көне уңаеннан зур бүләк булды ул.

—Авылга суүткәргеч салу эшләре 2013 елда ук башлангыч алган иде. Башкаланың „Строитель” җәмгыяте  хезмәткәрләре төп эшне узган елның июль аенда  башлап җибәрде.  Объектны ноябрь аекнда файдалануга тапшырырга планлаштырган булсак, подрядчылар өлгеррәк булып чыкты. Аларга без бары тик рәхмәтлебез,—ди Тушкыр авыл җирлеге башлыгы Булат Әгъләмов,  авылдашлары сөенечен уртаклашып.

Иске Тушкырда бүген 134 йортта 395 кеше яши. 45 йорт су челтәренә тоташтырылган.  Суүткәргеч челтәреннән файдаланырга теләк белдергән тагын берничә йорт бар икән.

Тушкырлыларның  бу шатлыгын район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы—Корылтай депутаты, „ГапромтрансгазУфа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Шәрипов та уртаклаштылар. Авыл халкына изге теләкләрен җиткереп,  су туплагыч башны ихатасы алдындагы ал тасманы кистеләр.

Биредә110 кубометр су сыештагы ике башня. Әлегә бер скважина эшли.  Насос сәгатенә7 кубометр  су куа. Система тулысынча автоматлаштырылган. Моннан тыш авылда янгын очрагында куллану өчен подрядчылар 31 ноктада гидрантлар да урнаштырган.