Иске Балтачта Башкортстан парламенты депутаты истәлекле агач утыртты

Иске Балтачта, “Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы—Корылтай депутаты, „ГапромтрансгазУфа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Шәрипов үз истәлеген калдырды.

Республика көненә багышланган   тантаналар барышында Дәүләт җыелышы—Корылтай депутаты, „ГапромтрансгазУфа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Шәрипов, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев озатуында,  Иске Балтачта  “Дуслык” аллеясе төзелеше белән танышты. Бәйрәм тантанасы истәлеге итеп, биредә берничә данә миләш агачлары утыртты.