Балтач сәхнәсендә —үзебезнең талантлар Светлана Галиева ( Рафикова) hәм Айдар Фәрхуллин

9 Октябрь, 2019 - 12:00

Тиздән, 18нче октябрьдә, 19.00 сәгатьтә тормышка ашырылачак яңа проектның геройлары үзебезнең талантлы балтачлылар — Светлана Галиева ( Рафикова) hәм Айдар Фәрхуллин. Район тамашачысына моңлы җырлары, үзенчәлекле иҗатлары белән күптән таныш hәм күңелгә якын алар.

Аллаhы Тәгалә тарафыннан күңеленә моң салынган баланың яраттыра торган сөяге буладыр ул. Светлана белән Айдар да үзләренә тартып, күзләренә каратып торырга сәләтле яшьләребез сафыннан горур атлыйлар, аларның җырлаганнарын тыңлыйсы да тыңлыйсы килә. Моңнары күңелләргә үтеп кереп, тирәндә яшеренгән кылларны тибрәтергә сәләтле. Репертуарларын барлап, яңа җырлар белән баетып тамашачы алдына аерым концерт программасы белән чыгуларына да якташларының, райондашларының хуплавы, яратып кабул итүе сәбәпче дә, этәргеч тә.

Светлана hәм Айдар икесе дә кечкенәдән җыр -моңны үз иткән райондашларыбыз. Төрле концертларда чыгыш ясап, аның кабатланмас бер бизәгенә әверелгән алар.

Светлана Иске Балтач авылында Фәнисә hәм Нәфис Рафиковлар гаиләсендә уртанчы кыз булып дөньяга килә. Әниләре Көмьязы гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга рус теле hәм әдәбияты буенча белем бирә, әтисе озак еллар водитель буларак көч сала. Кечкенә Светланага 5-6 яшьләр чамасы булганда әти-әнисе Чуртанлыкүл авылына туйга алып баралар. Кечкенә кызчык шул мәҗлестә „Тала беләгем” җырын отып ала. Балалар бакчасында инде утыргычка бастырып, шул җырны җырлаталар. Тәрбиячеләр кызчыкны бер төркемнән икенчесенә йөртеп җырлаталар, моның өчен яшь җырчыны кәнфит белән сыйлыйлар. Үзенә җырларга шулкадәр ошап китә, өйгә кайткач дезодорант савытын микрофон итеп тотып моңлана да моңлана. Өлкән апасы Ирина мондый талант þгалмасын дип микән инде, аны балалар иҗат үзәгенә, җыр түгәрәген җитәкләгән Гөлфинә Хәсәнова янына алып килә. Светлана бик тырышып җыр серләренә өйрәнә.Тугыз яшендә Светлана район мәдәният сарае директоры булып эшләгән Венера Карамышева чакыруы буенча зур сәхнәгә чыга. „Кызыл миләш” дип исемләнгән җыр белән тамашачы алдында чыгыш ясый.

Светлана мәктәптә укыган елларында сәхнәдән төшмәде дисәк тә арттыру булмас. Төрле җыр конкурсларында катнашып призлы урыннар ала. Мәсәлән, 2002нче елда „Яшь тавышлар” район конкурсында Гран-При яулый. Аскын районында 6 район җырчылары катнашлыгында узган „Яшь тавышлар” җыр бәйгесендә икенче урынга лаек була. „Туган як моңнары” телевизион конкурста беренче урынга чыга.

Булачак hөнәрен дә бары тик җыр белән бәйле булуы турында хыяллана. Юлында каршылыклар очраса да үз теләгеннән баш тарта торган кеше түгел ул Светлана. Башкорт дәүләт педагогия университетының музыка бүлеген уңышлы тәмамлый, үзе белем алган þгары уку йортында методист булып хезмәт þлын башлый.

Иске Балтач авылы егете Артур Мәгафур улы белән тормыш юлын бәйли. Бүген Светлана hәм Артур Галиевлар гаиләсендә ике кызлары — Самира белән Ясминә үсеп киләләр.

Бүген Светлана Нәфис кызы район үзәгенең „Белоснежка” балалар бакчасында музыкаль белгеч буларак көч сала. Күңеле аның беркайчан да җырдан аерылмый. 2018нче елда Тәтешле районында Хәния Фәрхи истәлегенә оештырылган „Онытылыр димә” регионара конкурста икенче урын яулый. Мәшhүр җырчы Фәридә Кудашева истәлегенә оештырылган „Ике аккош” җыр бәйгесендә җиңүче дипломы белән бүләкләнә.

Талантлы, чибәр, мөлаем райондашыбыз Светлана Галиева яшь, иҗат þлында тәүге адымнарын ясаган Айдар Фәрхуллин белән уртак концертларын тамашачы хөкеменә чыгарачак. Айдар Иске Балтач авылында Гөлнара hәм Шаhит Фәрхуллиннар гаиләсендә беренче бала . Әнисе сүзе буенча, Айдар теле ачылгач та җырлый башлаган икән. Габдулла Тукайның „Кәҗә белән сарык” хикәясен бер-ике тапкыр укып күрсәткәч, бер яшьлек сабыйның чатнатып сөйләп бирүе хәтта ата-ананы аптырата. Ике яшендә Вәсилә Фәттахованың „Туган як” җырын җырлый башлый. Җыры буенча кечкенә малайның кайда икәнлеген якыннары белеп тора. Мәктәп елларында төрле чараларда актив катнашса да, күңеле спортка ныграк тартыла. Көрәш, хоккей кебек спорт төрләрен үз итә. Булачак hөнәрен сәнгать белән бәйләргә ниятләсә дә, әти­әнисенең: „Җырлавыңны ташлама, әмма тәүдә төпле hөнәр ал,” —дигән сүзләренә каршы төшми.

Бүген Айдар Пермь милли­тикшеренү политехник университетының өченче курс студенты. Булачак геолог югары уку йортында белем алганда да җыр-моңнан аерылмый. Төрле бәйгеләрдә катнаша. „Пермь татарлары” ачык шәhәр фестивалендә, Нефтекама шәhәрендә Фәридә Кудашева исемендәге „Дуслык моңы” халыкара башкорт hәм татар җырларын башкаручылар конкурсында катнашып, диплом белән бүләкләнә. Үзе җырлар иҗат итә.

18нче октябрь көнне район мәдәният сараенда үтәчәк концертлары „Кайдан ярала ул, кайда саклана ул — моң” дип атала.

Тамаша халык, эстрада җырларына бай булачак. Җырларның тематикасы мәхәббәт, яшьлек, әниләр, туганлык җепләренә багышлана.Биþчеләр, нәфис сүз осталары катнашачак. Айдарның әтисе Шаhит hәм аның энесе Алмаз Фәрхуллиннарның чыгыш ясавы көтелә. Гомумән, концерт җыр-моңга бай булачак. Килегез, күрегез. Үкенмәссез.

Рифина ГАЛИЕВА.