Иске Балтач укучылары юлчылар эше белән танышты

9 Октябрь, 2019 - 12:00

Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе укучылары «Киләчәккә билет " проекты  чикләрендә Балтач юл төзү һәм ремонтлау идарәсендә экскурсиядә булдылар.

Башкортстан мәктәпләрендә  «Киләчәккә Билет " проекты кысаларында һөнәри  белем дәресләре уза.

Шушы проект чикләрендә, Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбенең 7-10 сыйныф укучылары  8 октябрь көнне  "Башкиравтодор" АҖ филиалының Балтач юл төзү һәм ремонтлау идарәсендә экскурсиядә булдылар.

Укучылар идарә цехларында, эш участокларында юарган эшләр белән якыннан танышып, бер мизгелдә үзләрен юл хуҗалыгы хезмәткәре сыйфатында  хис иттеләр.

--Мондый проектлар һөнәрне дөрес сайларга булышлык итә,--диләр укучылар.

Чыганак.