Якүнә авылы халкы обелиск ачу тантанасына җыелды

1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышы фронтларына 29 ир-егетен озаткан, шуларның 21е яу кырларында ятып калган һәм туган җирләренә Бөек Җиңү яулап кайткан Якүнә авылы яугирләре истәлеген мәңгеләштергән обелиск ачылды.

Якүнә авылында һәм аннан читтә гомер иткән авылдашлар теләген тормышка ашырырга “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Реаль эшләр” проекты ярдәмгә килде.

—Килер буыннарга тыныч тормыш өчен кулларына корал тотып дошманга каршы күтәрелгән авылдашларыбызның якты истәлеген “Они сражались за Родину” дигән баш астында “Погибли в бою” һәм “Вернулись с Победой” дигән исемлекләр астында мәңгеләштердек. Беренче исемлектә —21, икенчесендә 8 якүнәленең исеме урын алган. Җиңү белән кайткан абыйларның да бүген арабызда берсе дә юк инде. Әмма аларның истәлеге халык күңелендә, — ди Ялангач авыл җирлеге башлыгы Расих Гафурҗанов.

Тантанада ”Бердәм Русия” партиясенең Балтач районындагы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев катнашты.

Расих ГАФУРҖАНОВ фотолары