Балтачта волонтерлар сан телевидениесен көйләргә булыша

Балтач районында сан технологиясендәге телевидениегә күчү барышында волонтерлар утыздан артык гаиләгә ярдәм күрсәткән.

Башкортстанда аналог телевидениесе тапшыруларын трансляцияләү туктатылырга  алты көн калды.

2019 елда Русия телевидениесе DVB-T2   форматындагы тапшырулар стандартына күчә. Берәүләр яраткан тапшыруларын яхшы сыйфатта көтеп ала алмый, икенчеләр бу гамәл русиялеләрнең тышкы дөньядан тулысынча өзелүенә китерәчәк дип куркыта. Сан технологиясе  иапшыруларын кабул иткечне беркем дә китереп бирмәячәк тә инде . Чынлыкта бернидән шөбһәләнәсе юк. .

Русия телевидениесе  һәм радиотапшырулар челтәре (РТРС) тырышлыгы белән РФ территориясенең зур өлешен DVB-T2 стандартындагы цифрлы телесигнал тулысынча каплатачак. Гади аналоглы, ул һавага тапшырыла, әмма    дециметрлы  антенна ярдәмендә кабул ителә. Бөтен Русия  җирлегендә, шул исәптән ерак авылларда, РТРС волонтерлары эшли. Алар өифрлы телевидениенең ничек эшләве турында сөйлиләр, аны тоташтырырга һәм көйләргә булышалар.   РТРС мультиплексын, техник грамоталылыгына карамастан,  Русиядә яшәүче һәркем   кабул итә ала.

Шунысы игътибарга лаек, кайбер төбәкләр  хакимиятләре  санлы эфир телевидениесен тоташтыру чыгымнарын компенсацияләргә әзер. Шуңа күрә җиһазлар сатып алган вакытта чекларны һәм башка документларны, һичшиксез, саклау кирәк. Глобаль «Сан»га күчкәч  акчаны кире кайтару мөмкинлеге бу.

Балтач районында 15кә якын волонтер цифрлы телевидение корылмаларын  көйләргә булыша. Алдан бирелгән гаризалар нигезендә, алар арның исемлегендә район буенча 30дан артык йортта    цифрлы тапшыруларга күчү  барышында барлыкка килгән җитешсезлекләрне төзәтергә булыштылар.

Айгөл ГАЛӘВЕТДИНОВА.