Иске Балтач китапханәсендә Башкортстан турында сөйләштеләр

8 Октябрь, 2019 - 15:00

Балтач район   үзәк китапханәсендә,  Башкортстан Республикасы көненә багышлап,  «Башкортстан - минем Туган илем» дигән чара  узды.

Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбенең  8 сыйныф укучылары Башкортстан турында бай мегълүмат алдылар. Төбекнең матурлыгы турында җырлар тыңладылар.

Китапханә хезмәткәрләре «Чәчәк ата минем данлы төбәгем, Башкортостан», «Ватан һәм вакыт улы» дигән китап күргәзмәләре оештырдылар. Балалар туган төбәк турында белемнәрен "Үз республикаңны беләсеңме?" дип аталган интеллектуаль уенда күрсәттеләр. Чара электрон презентация белән үрелеп барды.

Мәктәп укучылары  туган  төбәккә мәхәббәтләрен һәм рәхмәтләрен үзләренең иҗади чыгышлары аша белдерделәр.

Очрашуда мәктәп укучыларына Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән "Сестренка «нәфис фильмы  күрсәтелде. Чара барысына да күтәренке кәеф һәм туган як турында белем өстәде, дип уртаклашканнар социаль челтәрдә.