Балтач укытучысы Елена Фәрит кызы төгөл фәннәр иленә әйди

7 Октябрь, 2019 - 18:00

—Үземнең тәү тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көнемне бүгенгедәй хәтерлим. Ул көнне мине 7нче сыйныфта укыган абыем җитәкләп белем иленә алып килде. Әнием дә, әтием дә 1 сентябрь көнне иртән иртүк эшкә киткәннәр иде. Беренче укытучым Земфира Шәйхәли кызын тәүге көннән үк үз иттем. Аңа охшарга тырыштым. Мәктәптән кайткач курчакларымны тезеп, аның сыман укыта идем. Быел мәктәпне тәмамлауга 25 ел улды. Сыйныфташларым белән беренче укытучыбызның барып хәлен белдек, зур рәхмәтләр әйтеп, бүләкләр тапшырдык, —дип үзенең хатирәләре белән уртаклашты Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең математика фәне укытучысы Елена Сираева.

Елена Фәрит кызы Борай районының Чалкак авылында дөньяга килгән. Әтисе җитәкче урыннарда эшли, кызганчка каршы, мәрхүм инде. Әнисе 40 елга якын мәктәптә математика фәненнән балаларга белем бирә. Хезмәттәшебез биш балалы гаиләдә үсә. Туганнары hәммәсе дә югары белемгә ия. Бүгенге көндә hәрберсе үзаллы дөнья көтәләр.

„Тормышта үз урыныңны табып, яраткан эшемә юлланам икән— боларның барысы өчен дә мин әти-әниемә бурычлымын. Аларга зур рәхмәт”, —ди Елена Фәрит кызы.

Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Бөре дәүләт педагогоия институтына укырга керә. Студент еллары күңелле мәшәкатьләргә чорналып сизелми дә узып китә. Кулына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын туган авылында башлый. Ике ел эшләгәннән соң, Иске Балтач авылы егете Айдар Сираев белән гаилә коралар. Район үзәгендә төпләнәләр, 3 балага гомер бүләк итәләр. 2004нче елдан алып Елена Фәрит кызы Иске Балтач 1нче ута мәктәбендә балаларга математика фәненнән белем бирә. Аның укучылары төрле олимпиадаларда җиңүчеләр, югары уку йортлары студентлары. Мәктәптә математика укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе.

2006 hәм 2012нче елларда „Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабында катнашып, призёр була. Математика укытучыларының семинарлары, директорлар киңәшмәләре булсынмы ул даими рәвештә ачык дәресләр үткәрә. „Олимпус”, „Математик чемпионат”, „Олимпиада. Плюс” кебек Бөтенрусия олимпиадаларында аның укучылары призлы урыннар яулый. „Орбита” республика олимпиадасында исә Александр Зиновьев призёр булды.

Сыйныф җитәкчесе буларак, тәрбия эшләренә зур игúтибар бүлә. Сугыш hәм хезмәт ветераннары белән очрашулар үткәрә. Тарихи мухейларга экскурсияләр оештыра, әти-әниләр белән берлектә эшли.

Каенана hәм каенатасы hәм Фируза hәм Хатип Сираевларга да чиксез рәхмәтле. Үз кызлары кебек кабул итеп, дөнья көткәндә ярдәмләшәләр, оныклары өчен өзелеп торалар дип билгели язмамның герое.

Киләчәккә планнары зур —тормыш иптәше Айдар Хатип улы белән балаларын аякка бастырып, олы юлга озату, яраткан эшендә озак еллар эшләү.

Республика инженер лицеенда укучы Энҗе Шәймөхәмәтова укытучысы Елена Фәрит кызы турында сагынып сөйли:

„Укытучым Елена Фәрит кызы мине 5—7нче сыйныфларда математика фәненнән укытты. Төгәл фәннәргә карата сөю тәрбияләде. Ялга кайткан вакытларда остазым белән очрашып торабыз. Ул миңа үзенең киңәшләрен бирә”.

Светлана МӨБӘРӘКОВА,

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы.