Тренер Финарис Ягафәров тормышта ихтыяр көченең күп нәрсәне хәл итә дигән фикердә

7 Октябрь, 2019 - 18:00

Балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең хоккей буенча тренер-укытучысы Финарис Ягафәров яшь булуына карамастан, тәрбияләнүчеләре белән уртак тел табып, аларның физик яктан гына түгел, рухи яткан да көчле итүдә үз өлешен кертә.

Хоккей башка спорт төрләре белән чагыштырганда күбрәк матди чыгымнар таләп итсә дә, ул популярлыгын югалтмый. Киресенчә, ата-аналар уллары хоккей уйнарга өйрәнсен өчен хәстәрлек күрә. Хәтта кызларын да хоккей түгәрәгенә йөртергә теләк белдергән әти-әниләр бар икән. Бүген Финарис Фидәрис улы карамагында 60 бала. Яшь үзенчәлекләренә карап алар 4 төркемгә бүленгән. Тренировкалар сентябрь аеннан башланган. Ир балалар зур теләк белән түгәрәктә шөгыльләнә. Хоккейчыларның физик әзерлегенә зур игътибар бүленә. Алар төрле физик күнекмәләр башкара, йөгерә. Бозга чыгар алдыннан тренировкалар ачык hава астында үтә.

Нинди генә спорт төре белән шөгыльләнсә дә ул балаларда ихтыяр көчен барлыкка китерә, физик яктан ныклы ясый. Ә хоккей нинди сыйфатлар тәрбияләүдә ярдәм итә дигән соравыма, тренер түбәндәгечә җавап кайтарды.

— Хоккейчылар өчен команда гаиләгә тиң. Аларда бердәмлек хисе, бер-берең өчен җаваплылык тойгысы зур. Уен барышында гына түгел, көндәлек тормышта да өлкәнрәкләре кечерәк иптәшләре өчен төрле бәхәскә дә керергә әзер. Вакыт үтү белән тәртип, оешканлык кебек сыйфатлар да барлыкка килә. Мәсәлән, өлкәнрәк хоккейчылар арасында Алмаз Нурисламов, балалар хоккей лигасыннан Раиль Шәйнуровларга мин тулысынча ышанам. Аларда җаваплылык, команданы бергә туплау сыйфатлары бар инде. Районда хоккей уены өчен җан атып торучы шәхес, минем остазым Алмаз Абдуллинга чиксез рәхмәтлемен. Хоккей спорты белән мавыгу кыйммәткә төшә, диләр. Хоккейчыларның формасын үзебез бирәбез, ата-аналарга хоккей кәшәкәсе hәм тимераяк алырга кала, —ди тренер.

Тучыбай авылы егете Финарис Ягафәров Стәрлетамак физик тәрбия колледжында укыган мәлендә, ике курстан соң хоккей буенча тренер булып хезмәт юлын башлый. Яшь булуына карамастан, балалар белән уртак тел табып, аларның әйдәүчесенә әверелгән ул.

Балтачның яшь хоккейчылары зона, республика, Бөтенрусия бәйгеләрдә чыгыш ясап, матур күрсәткечләргә ирешкәннәр. Хоккей белән шөгыльләнер өчен уңайлы шартлар тудырылса тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешерләр иде, бәлки. Тренерның алга планнары зур. Көндәлек тренировкалар белән моңа ирешеп булганлыгын яхшы аңлый ул.

Рифина ГАЛИЕВА.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.