Балтачта "Абунәче көне" узды

7 Октябрь, 2019 - 18:00

Иске Балтачта узган "Абунәче көне" бәйрәм төсен алды.

4нче октябрь көнне район мәдәният сараенда "Абунәче көне" үтте. Санаулы көннәр эчендә гәзит укучылары төрле конкурсларда катнашып өлгерде. Түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. "Күңел түреннән" номинациясендә илһамланып иҗат иткән һәр катнашучыга рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Аларның һәр шигыре дә гәзит битләрендә урын алыр. Бу көнне Нөркә авылыннан Бәһия Нуриева һәм Рәфия Галләмовалар тәбикләү сүзләре кабул итте. " Иң кызыклыга"номинациясе буенча матбугатка бәйле кызыклы анекдот тәкъдим итүче Иске Балтач авылыннан Зәлфирә Гатина җиңүче булды. Урындагы басманы баету буенча киңәшләр биреп, "Синнән киңәш " номинациясендә Нөркә авылыннан Римма Фаридонова билгеләнде. ""Яраткан гәзит белән фотосурәт" Иске Балтач авылыннан Гөлназ Галләмова җибәргән фотосурәт иң отышлысы итеп танылды. "Бүген "Балтач таңнары" гәзитенә язылдым" номинациясендә (күз алдында бу көнне гәзиткә язылган абунәчеләр арасында дистәләп якташларыбызга бәхет елмайды). „Балтач таңнары” гәзитенең " В контакте" төркемендә репост ясап Фәйрүзә Карамова җиңүгә иреште. Вакыт чикле булуга күрә конкурсларда күпләр үз сүзен әйтә алмагандыр. Киләчәктә дәррәү катнашырга чакырабыз.

Почта хезмәткәрләре бу көнне төрле гәзит-журналларга подписка рәсмиләштерделәр. "Кызыл таң" гәзите журналисты Гөлия Мөгалимова шулай ук басмага язылганнарга төрле бүләкләр тапшырды.

Декада чорында арзан бәягә гәзиткә язылырга мөмкин. 13нче октябрьгә кадәр арзанрак бәягә язылырга мөмкин. Абунәчеләр район сулышын тояр өчен 2020нчы елның беренче яртысына яисә еллыкка „Балтач таңнары”, „Йәнтөйәк”гәзитләренә язылуны хәстәрләр. Подписканы рәсмиләштерүне бүгеннән хәл итегез. Арзанрак бәяләр түбәндәгечә „Балтач таңнары” гәзитенә ярты елга 928 сум 62 тиенгә язылырга мөмкин, ә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларына ташлама каралган (бәясе: 850 сум 92 тиен). „Йәнтөйәк” гәзитен үз иткәннәр яртыеллыкка 401 сум 82 тиенгә языла ала, ә Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II группа инвалидлары 381 сум 96 тиенгә языла ала. Санаулы көннәрдә язылып куегыз. Укыгыз! Таратыгыз! Тугры дус булып калыгыз!

Рима ВӘЛИЕВА.

Газим ТАЛИПОВ фотосы