Балтач теннисчысы республика ярышларында медаль яулады

7 Октябрь, 2019 - 12:00

Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе укучысы Әнвәр Мөхәмәдиев теннис буенча Нефтекамада узган республика ярышларында җиңү яулаган.

Кичә, 6 октябрь көнне, Нефтекама шәһәрендә Башкортстан Республикасы көненә багышланган Өстәл теннисы буенча республика спорт ярышлары булып узды.

Ярышларда республиканың төрле шәһәр, районнарыннан барлыгы 11 команда катнашты. Хәтта күрше Татарстан Республикасы теннисылары да килде.

Безнең район данын бу бәйгедә  Иске Балтач 1нче санлы урта  мәктәбеннән   Әнвәр Мөхәмәдиев яклады.  2010 елда туган һәм аннан һәм аннан яшьрәк спортчылар  төркемендә ул җиңү яулады, Мактау грамотасына һәм  медальгә лаек булды. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез, дип уртаклашканнар социаль челтәрдә.