Якташыбыз Динар Җиһангиров балтачлыларга яңа клибын тәкъдим итә

Якташыбыз Динар Җиһангиров балтачлыларга "табадан гына төшкән" “Ак текләр бәйләме” җырын тәкъдим итә.

Якташыбыз, Иштирәк авылы егете Динар  Җиһангиров  җырлар башкару сәләте белән балтачлыларга яхшы таныш.   Ул инде бихисап клиплар яздырган. Аның җырларын социаль  челтәрләрдә тыңларга мөмкин. 24 октябрь көнне  Динар  иҗатташлары беләр район мәдәният сарае сәхнәсендә  чыгыш ясаячак.