Балтачта укытучыларны хөрмәтләделәр

5 Октябрь, 2019 - 12:00

Кичә,  4 октябрь көнне,   Балтач район  мәдәният сараенда, Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган,  тантана узды.

Тантанада районның барлык мәктәпләрендә хезмәт салган укытучылар, мәгариф системасы ветераннары катнашты

Район Хакимияте башлыгы исеменнән  бәйрәм кунакларын район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Лилия Хөсеенова  тәбрикләде. "Бу матур  бәйрәм барлык район өчен  мөһим, чөнки һәр гаиләдә диярлек укучы балалар, оныклар бар. Мин үзем дә укытучы гаиләсеннән, шуңа  да укытучы өлешенә күпме борчу һәм шатлык төшкәнен ишетеп кенә түгел, үз күзләрем белән күреп беләм ,-диде  Лилия Хөсәенова укытучыларга эшләрендә сабырлык, хезмәт уңышлары теләп. Шулай ук бәйрәм хуҗаларына район мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Гыйльметдинова матур теләкләрен җиткерде.

Җитәкчеләр  мәгариф өлкәсендәге иң яхшы белгечләргә  район Хакимияте, ведомство  бүләкләрен тапшырды.   Укытучылар район мәдәният сарае һәвәскәрләре   җыр бүләкләрен дә кабул итте. Гомумән, тиантана күңелле мизгелләргә бай булды.

.