Балтач районы башлыгы Укытучыларга бәйрәм уңаеннан котлау сәламе җиткерде

Балтач районы Хакимияте башлыгы  мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннарына Укытучылар көне уңаеннан тәбрикләү сүзләре җиткерде.

Хөрмәтле укытучылар, педагоглар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Укытучылар көне белән котлыйм!

Укытучылар көне-илебездә иң якты һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе. Укытучының хезмәте һәрвакыт мактауга   һәм хөрмәткә лаек. Үсеп килүче буынның кеше булуы  һәм әхлакый сәламәтлеге нәкъ менә сезнең педагогик осталыгыгыз, түземлегегез һәм зирәклегегез белән бәйле. Сез үз сәләтегез һәм осталыгыгыз белән укучылар һәм тәрбияләнүчеләр йөрәгендә учак  кабызасыз, аларны үз көчләренә ышанырга,  Ватаныбызга тугры булырга, хыялга омтылырга өйрәтәсез.

Һөнәргә тугрылыгыгыз  һәм үсеп килүче буын турында кайгыртучанлыгыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәм! Барыгызга да нык сәламәтлек, уңышлар, өмет-ышанычларыгызның тормышка ашуын, акыллы һәм сәләтле укучыларыгызны телим.