Балтачлылар Театр елына багышланган фестиваль-марафон эстафетасын тәтешлелеләргә тапшырды

5 Октябрь, 2019 - 18:00

Кичә, 4 октябрь көнне  Балтач район мәдәният сараенда  Тәтешле районы һәвәскәрләре Русиядә Театр елына багышланган  Республика фестиваль-марафоны эстафетасын кабул итте.

Тантанага бүләк ясап Югары Тәтешле район мәдәният сарае каршындагы “Илһам” үзешчән театр коллкутивы   Балтач  тамашачысына  Әнгам Атнабаевның "Мәхәббәт турында җыр" драмасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль күрсәтте.