Балтачлылар «Яшел Башкортстан» акциясенә кушылды

Иске Балтачта «Яшел Башкортстан» акциясе чикләрендә “Дуслык” аллеясе яшелләндерелде.

Бу көнне Иске Иске Балтачта һәркемнең үз агачын утырту мөмкинлеге бар иде.  Яшеллек яратучылар  республика, район күләмендә оештырылган «Яшел Башкортстан» экологик акциясенә актив кушылды.  Активистлар 5 октябрь көнне  билгелән сәгатьтә “Россельхозбанк” алдындагы мәйданчыкка җыелдылар.  Биредә “Общепит” җәмгыяте хезмәткәрләре кайнар чәй, камыр ашлары белән көтеп тора иде аларны.  Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре чарага бәйрәм рухы өстәде.  Алар чыгышы Укытучылар көненә дә бәйрәм бүләге буларак яңгырады.  Акциядә катнашучыларны  дүрттән бер өлешенә якыны мәгариф хезмәткәрләре иде.

Үзәк район больницасыннан  —50, мәдәният бүлегеннән 50, район Хакимияте аппаратыннан 45 хезмәткәр агач утыртырга  килгән. Моннан тыш бихисап  башка оешма-предприятиеләрдә хезмәт салучылар “Яшел Башкортстан”га кушылды.

—Бүген без Иске Балтачның Совет урамында “Дуслык” аллеясен яшелләндерәчәкбез. Бу аллея ике этапта төзелә. Беренче этабында эшләр тәмам. Бер километрга якын озынлыкта асфалҗт түшәлгән тротуар салынды. Киләсе елда биредә эскәмияләр,  яктырту корылмалары урнаштырылачак.  Шулай ук ике урында балаларга уен мәйданчыгы,  бер урында спорт мәйданчыгы булдыру планлаштырыла,--диде район Хакимияте башлыгы урынбасары Шамил Әхмәдуллин  акциянең максатлары һәм яшелләндереләсе объект белән таныштырып.

Флешмоб сыйфатында башкарылган  иртәнге гимнастик минутлардан соң "Яшел Башкортстан"да катнашучылар  агач утырту урынына юнәлделәр.

Һәр оешмага агач утырту участоклары билгеләнгән.  Биредә, аралаштырылып, 250 данә миләш һәм нарат агачлары утыртылды.  Ир-егетләр җир казу, утырту эшен башкарса, илаһи зат вәкилләре утыртылган агачларга су сибеп торды.

--Үсентеләр белән урман хуҗалыгы тәэмин итте.  Утыртыласы агачларны алдан хәзерләдек. Бу яклап “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте һәм Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы техник ярдәм күрсәтте,--ди Шамил Әхмәдуллин,  оештыру эшләрен билгеләп.   “Коммуналь хуҗалык”  җәмгыяте  махсус автомашинасы агач утырту барышын су белән дә тәэмин итте.

“Яшел Башкортстан”лылар тырышлыгы белән Иске Балтач- Иске Яхшый авыллары арасында  бер сәгать эчендә яшел аллея барлыкка килде.  Күпләр үзләре утырткан агач фонында фотога  төштеләр.

Иң мөһиме, утырткан агачларыбыз яшеллек белән сөендерсен, дигән теләк белән таралышты “Яшел Башкортстан”да катнашкан балтачлылар.

Белешмә өчен: “Яшел Башкортстан”ның язгы акциясендә  Башкортстанда 160 мең кеше катнашкан, ул көнне урыннарда 164 тематик аллея барлыкка килгән, 109 мең данә агач утыртылган булган.  Акциянең бусында игътибар зур үскән агачлар утыртуга  юнәлтелде. Иске Балтачта да 2-2,5 метр биеклектәге агачлар утыртылды.